20 гыйнвар 2026 материаллары
-
Авыл
30 ел сыер савучы Венера Гайнетдинова: «Рәистән бүләк алу каушатты»
Күңел белән көттем! Апас районының Коштавылында гомер итүче Венера Гайнетдинова Яңа елга сөенечле хәбәр белән кергән: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан зур бүләк алган. «Татарстанның атказанган сыер савучысы» исемен йөртүче Венера үз бәхетен авылда таба.
-
Яңалыклар
Казанда ел азагына ипотека түләвенең күпмегә кимергә мөмкин булуын аңлаттылар
Казанда 2026 ел азагына коммерция ипотекасы буенча айлык түләү чама белән 21 мең сумга кимергә мөмкин. “РБК Недвижимость” язганча, моның өчен ипотека кредитлары ставкасының төшүе кирәк.
-
Яңалыклар
Татарстанда төзелеп килүче хастаханә бинасында янгын чыккан: кешеләрне эвакуацияләгәннәр
Казанның Мәүлетов урамындагы 18нче шәһәр хастаханәсенең төзелеп килүче бинасында янгын чыккан. Бирегә шундук янгын сүндерү-коткару гарнизоны көчләре килеп җиткән.
-
Җәмгыять
Өмет йолдызы: күренекле композитор Нәҗип Җиһановның тууына – 115 ел
Татар халкы тарихында тирән эз калдырган күп кенә шәхесләргә максатларына зур сынаулар, каршылыклар аша ирешергә туры килә. Тукайны искә алсак та, Җәлилнең язмышын күзалласак та, Кәрим Тинчурин, Заһидулла Яруллин һәм тагын бик күп исемнәрне атасак та – һәммәсе гыйбрәтле, сикәлтәле юл узган. Ләкин сынмаганнар, сыгылмаганнар, халкына тутыкмас мирас калдыру өчен хезмәт иткәннәр.
-
Яңалыклар
Ирек Фәйзуллин Казан музеенда студент вакыттагы формасын киеп карады
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты музеена Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми кунаклар килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады. Котлауны ул үзенең телеграм-каналында урнаштырды.
-
Яңалыклар
Депутатлар дөрес урнаштырылмаган фаралар өчен штрафны 10 тапкырга арттырырга тәкъдим итә
Депутатлар дөрес яктыртмаган фаралар өчен штрафны 10 тапкырга күтәрергә тәкъдим итә. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Бизәкле эш: Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме арта
5 миллиард сумлык сукук, район башлыкларына шелтә һәм татар халкының милли бизәгенең сере. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында узган елга йомгак ясадылар. Бөтен дөнья кысылган заманда, Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме арта. Уртак тырышлык нәтиҗәсе бу.
-
Яңалыклар
Экология министры Азат Җиһаншин Казанның төньяк өлешендә һаваны пычратучы чыганакны атады
Эксперт фикеренчә, Казанның төньяк өлешендә атмосфера һавасы сыйфатына карата зарлануларның төп сәбәпләренең берсе – Химик урамындагы полигонны эксплуатацияләү. Бу хакта бүген ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Казанда узган йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады.
-
Яңалыклар
Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда вакытлыча су булмаячак
Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда бер тәүлеккә суны сүндерәчәкләр. Бу Бауман урамында урнашкан ике объектка суүткәргечләр тоташтыру белән бәйле. Бу хакта «Су каналы» предприятиесе хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның туган көне
Бүген Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне.
-
Яңалыклар
2026-2028 елда 10, 50 һәм 500 сумлык яңартылган банкноталар чыгарылачак
Россия банкы якындагы өч елда 10, 50 һәм 500 сумлык модернизацияләнгән банкноталар чыгарырга планлаштыра. Яңартылган банкноталарның дизайны үзгәрәчәк. Моннан тыш, алар яхшырак якланган булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» регулятор материалларына сылтама белән.